Яңа ел белән! Рәдиф Гатауллин Яңа ел җитте! Яңа ел! Кышы, Язы, Җәе, Көзе – Барысы белән дә яңа ул. Ә иске ел ерак китте. Киткән чакта елап китте. – Ул соң ниләр алып китте, Һәм ниләр калдырып китте? – Фәндә, көндә яңалыклар, Яңа бәхет, яңа йортлар, Көне-төне янган утлар, Гөлбакчалар, яңа җырлар Китерде ул, һәрбер көне Бизәп үтте туган илне – Ил күгендә мәңге балкыр Йолдызлар яндырып китте, Нык сакларга кушып, безгә Җирне, Кояшны, Дөньяны – Барысын да калдырып китте... Үзен генә алып китте, Яңа ел! Яңа ел җитте!