Нигезләмә

advertisement
Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның
тууына 127 ел тулуга багышланган һәм Россиядә, Татарстан
Республикасында Мәдәният елы уңаеннан үткәрелә торган
Республика мәктәпләре конкурсының
нигезләмәсе
Республика конкурсы бөек драматург, артист, режиссер Кәрим
Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышлана (кыскартып- Конкурс).
Конкурс Кәрим Тинчурин исемендәге милли драматургиянең VII Халыкара
театрлар фестивале кысаларында үткәрелә.
2012 нче елда Татарстан Республикасының барлык район мәктәпләре
катнашында беренче тапкыр Республика мәктәп конкурсы үткәрелде.
Республика мәктәпләре арасында
Кәрим Тинчуринның
иҗатына
багышланган Конкурсны үткәрү татар театрлары һәм мәктәпләр арасындагы
бәйләнешне ныгыта, укучыларны тәрбияләүдә уңай йогынты ясый.
Конкурсның максаты һәм бурычлары
-Татарстан Республикасы Президенты Указы белән белдерелгән Мәдәният
елы идеяларын популярлаштыру;
- Кәрим Тинчуринның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
- Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү нигезләренә таянып,
гомумбелем мәктәпләрендә балаларда һәм яшүсмерләрдә эстетик, рухи
тәрбия үсешен активлаштыру;
- балаларны милли театр мәдәниятенә, драматургия һәм әдәбияткә, музыкага
һәм хореографиягә тарту;
- сәнгатьнең кайбер төрләрендә талантлы яшьләрне ачу, аларга булышлык
итү;
- татар халкының
мәңгелек традицияләренә, татар теленә мәхәббәт
тәрбияләү;
- классик әдәбият аша дөньяга карашны киңәйтү;
Конкурсны оештыручылар
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы;
ДБУ “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “.
ДБУ “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”
дирекциясе башкара торган эшләр:
-Конкурсны оештыру, үткәрү;
-Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгы, Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан
Республикасы сәнгать эшлеклеләре катнашында жюри составын төзү.
Конкурста катнашучылар
Конкурста Татарстан Республикасы гомумбелем мәктәпләренең 5-11 нче
сыйныф укучылары катнаша.
Конкурс Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үткәрелә.
Конкурсның тематикасы
Конкурста Кәрим Тинчурин пьесаларыннан сәнгать номерлары күрсәтү:
1.Спектакльдән өзек (вокал яки бию булуы хуплана) (8-10 мин.);
2. Спектакльдән монолог (3-4мин.);
3.Спектакльдән җыр;
4. Рәсем-эскиз (караган спектакль яки укыган пьеса буенча).
Конкурсны үткәрү тәртибе
Катнашучы ДБУ “Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм
комедия театры “ адресына күрсәтелгән форма буенча заявка җибәрә .
Заявкалар почта бүлекчәсе яки электрон элемтә аша 2014 нче елның
5 нче ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен 2014 нче елның 5 нче ноябренә кадәр
түбәндәге документларны җибәрергә:
а. Кушымта №1 формасы буенча тутырылган заявка;
б. Сәнгать номерының видеоязмасы (Формат DVD, mp4);
в. Рәсем-эскиз (караган спектакль яки укыган пьеса буенча)
(размер - А3).
Җибәрү өчен адрес: 420015, Россия, Татарстан Республикасы, Казан
шәһәре, Горький урамы, 13 йорт.
Тел. 236-66-89, Музей җитәкчесе Чабатова Розалия Вәлиәхмәтовна.
Электрон почта – tinchurinmuseum@mail.ru;
Конкурс эшләрен шулай ук театрга 9.00 сәг. 18.00 сәг.кадәр китерергә
була.
Конкурс 2014 нче елның 1 сентябреннән 28 ноябренә кадәр 3 этапта
үткәрелә:
1 этап - мәктәпләрдә. 2014 нче елның 1 сентябреннән 30 сентябрьгә
кадәр үткәрелә.
2 этап – муниципаль җирлекләрдә. 2014 нче елның 1 октябреннән 30
октябрьгә кадәр үткәрелә.
3 этап – Республика күләмендә. 5 нче ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр
үткәрелә.
20 нче ноябрьгә кадәр жюри тарафыннан Конкурс эшләре сайлап
алына. Финалга чыккан катнашучылар хакында алдан хәбәр җибәрелә.
2014 нче елның 1 декабрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар
дәүләт драма һәм комедия театры бинасында (адресы: Казан шәһәре,
Горький урамы, 13 йорт) генераль репитиция үткәрелә (Галаконцертка әзерлек башлана).
Шул ук көнне 18 сәгатьтә Гала-концерт була, җиңүчеләргә
дипломнар,бүләкләр тапшырыла.
Бүләкләү
Оештыру комитеты түбәндәге призларны булдырды:
- Диплом һәм конкурсның истәлекле билгесе.
- Конкурста
катнашучы укучыга һәм аның
шаһәдатнамә бирелә.
җитәкчесенә
Конкурста түбәндәге номинацияләр булдырыла һәм тиешле
призлар билгеләнә (финанс мөмкинлекләреннән чыгып).
Номинацияләр:
“Спектакльдән җыр” номерының номинацияләре:
1) музыкаль әсәрнең сәнгати башкарылышы;
2) интонациянең чисталыгы һәм яңгыраш сыйфаты;
3) тембр матурлыгы һәм тавыш чисталыгы.
“Спектакльдән өзек” номерының номинацияләре:
1) образны ачу;
2) сәхнә культурасы, костюм;
3) өзекнең катлаулылыгы.
“Спектакльдән монолог” номерының номинацияләре:
1) өзекнең башкару мөмкинлекләренә һәм яшь категориясенә туры
килүе;
2) башкару осталыгы;
3) сәнгатьле башкаруның төрле чараларын куллану (костюм яки
декорация элементлары, музыкаль бизәлеш).
“Рәсем-эскиз” номерының номинацияләре:
1) күзаллауның сәнгати дәрәҗәсе;
2) эчтәлек тирәнлеге, грамоталылыгы;
3) эшне башкаруга иҗади якын килү, оригинальлек.
Заявка на участие
В Республиканском конкурсе, посвященном 127-летию со дня рождения
великого драматурга, артиста, режиссёра
КаримаТинчурина и в связи
с Годом Культуры в России и Республике Татарстан.
Полное наименование школы:
Адрес школы:
Телефон и факс:
E-mail:
Ф.И.О. педагога (полностью) ответственного за конкурс:
Конкурсная программа - название номера,
продолжительность,постановщик:
Количество участников:
Заявки принимаются посредством почтовой или электронной связи до
5 ноября 2014 года.
Рисунки принимаются по почте и лично зав.музеемЧабатовой Розалией
Валиахметовной (сот.8-927-031-36-82) до 5 ноября 2014 года.
Рабочий телефон (843) 236-66-89.
С 1 декабря по 20 декабря будет организована выставка рисунков в
музее театра.
Окончательное подтверждение заявки производится до 20 ноября
2014 года. Прошедшие в финал участники извещаются заранее.
1 декабря 2014 года с 10-00 до 14-00 час. в театре им. К.Тинчурина
(адрес: г.Казань, ул.Горького, дом 13) проводится финальный отборочный
тур(генеральная репетиция). В этот же день в 18 часов состоится галаконцерт; награждение победителей Конкурса дипломами и подарками.
Адрес отправки заявок: 420015, Республика Татарстан, г. Казань, ул.
Горького, 13. Контактный тел.: (843) 236-66-89; e-mail:
tinchurinmuseum@mail.ru
Download